Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы (25.01.2022 ел)

Ежедневный оперативный прогноз возникновения и развития чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 25.01.2022 г.

ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ

 

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 25 гыйнварда Татарстан Республикасында куркыныч метеорологик күренешләр көтелми:

Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

2022 елның 24 гыйнвар 18 сәгатьтән 25 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 24 гыйнварында кичен, төнлә һәм көндез урыны белән томан көтелә (Казан шәһәрендә – төнлә һәм иртән).

1. Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2022 елның 25 гыйнварына фаразы:

Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Урыны белән томан. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -15..-20, аязган вакытта -24. Көндез максималь һава температурасы -10..-15˚. Юлларда бозлавык.

Игътибарлы булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International