Бөек Ватан сугышы ветераны ГАТАУЛЛИН Хәсән Насретдин улы 96 яшьлеген билгеләп үтә.
Хәсән Насретдин улы 1926 елның 1 гыйнварында Мөслим районы Исәнгол авылында туа.
Сугышка кадәр Минзәлә районының Урыс авылында укытучы булып эшли. 1941 елда Минзәлә педагогия училищесын, сугыштан соң Казан педагогия институтын тәмамлый. 1943 елның ноябреннән сугышка алына. Башта кара диңгез флоты курсанты, аннары төньяк-көнбатыш диңгез оборона районында тральщик, радиотелеграфист була. Дошман миналарын юк итү буенча чыгышларда катнаша. Сугыштан соң Пермь өлкәсендә шахтада эшли. 1954 елда Минзәлә районына Аю авылына күчеп килә, пенсиягә кадәр мәктәп директоры булып эшли. Хатыны белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.
Хөрмәтле Хәсән Насретдин улы!
Туган көнегез белән ихлас котлауларны һәм иң изге теләкләрне кабул итегез.
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем үз өлешен кертте, чыннан да, җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.
Хөрмәт белән,
Минзәлә Районы башлыгы
муниципаль районы башлыгы А.Ф. Сәлахов.

