Минзәләдә "Россия Ел укытучысы"конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Ел саен "Ел укытучысы" конкурсы Минзәлә районының иң яхшы укытучыларын, яшь дебютантларны да, стажлы педагогларны да җыя һәм берләштерә.

28 декабрьдә "Россия Ел укытучысы"Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабын ябу тантанасы булды

Гимназия сәхнәсендә әлеге конкурсның җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләделәр. Бүләкләү тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев катнашты.

"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинациясендә Айсылу Ханова (2 нче мәктәп), Резедә Фаррахова (1 нче мәктәп) призерлар булдылар. Бу конкурсның җиңүчесе – Гөлнара Заһриева (гимназия).

Конкурсның муниципаль этабында "Педагогик дебют 2022" номинациясендә абсолют җиңүче булып Анна Анастасьева (3 нче мәктәп) танылды. 1 нче мәктәптән Алена Троицкая конкурс призеры булды. "Һөнәрдә беренче адымнар" номинациясендә җиңүче дип Алсу Лебедева (2 нче мәктәп) табылды.

2021/2022 уку елында Татарстан Республикасында "Россия Ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында Светлана Алешкина (3 нче мәктәп), Эльвира Шәмсиева (1 нче мәктәп) абсолют җиңүче булды.

Бу чарада шулай ук Миләүшә Сәхапова, Гүзәлия Хәйдәрова, Юлия Нургалиева, Светлана Мельниковага сертификатлар тапшырылды. Төрле номинацияләрдә Лилия Миннекаева, Лилия Петрова, Гөлшат Сәлимова, Лена Сәлахова, Фәйрүзә Бәдретдинова бүләкләнде.

"Россия Ел укытучысы" зона бәйгесендә Минзәлә данын Анна Анастасьева, Эльвира Шәмсиева, Светлана Алешкина яклаячак. Уңышлар гына телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International