Минзәләдә "Ялкын"яшьләр үзәге файдалануга тапшырылды

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

"Ялкын" яшьләр үзәге Татарстан Республикасында яшьләр үзәкләрен яңарту программасы буенча капиталь ремонтланды.

Район башлыгы Айдар Салахов, 8 нче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кызыл тасманы кистеләр һәм үзәк эченә уздылар, кунаклар үзәкнең матур һәм зәвык белән эшләнүенә сокландылар. Бу бина барыбызны да үзенең эчке бизәлеше һәм гүзәллеге белән таң калдырды. Кунаклар һәр бүлмәдә булдылар һәм яшьләр белән аралаштылар.

 

Әлеге үзәкне тормышка ашыруга республика Хөкүмәте акча бүлеп бирде. Ул үзәкне капиталь ремонтлауга акча бүлеп биргән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм реконструкция эшләрендә катнашкан төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

"Ялкын" яшьләр үзәге – шәһәр яшьләренең һәм балаларының "йөрәге", дип әйтер идем. Бу яңартылган, заманча үзәк. Әлегә биредә 100 бала шөгыльләнә, пандемияне тәмамлаганнан соң шөгыльләнүчеләр саны 200гә җитәчәк. Бу үзәктә 22 кеше эшли. Биредә балалар һәм яшүсмерләр төрле түгәрәкләргә йөри, төрле һөнәрләрне үзләштерә, күңелләрен баета һәм җылыта алыр дип ышанасы килә. Элек яшьләр үзәге 300 квадрат метр мәйданлы иске бинада урнашкан булса, хәзер ул 900 квадрат метр мәйданны били. Яшьләргә даими рәвештә бирегә килергә, шөгыльләнергә генә кирәк. Яшьләр йөрәгендә Ялкын сүнмәсен.

Аннан соң кунаклар Айгөл Мортазинага республика конкурсында җиңү яулаганнары өчен Диплом тапшырдылар, Әмир Сәхибгәрәев, Мансур Мирзаянов (икесе дә "Электроком" ҖЧҖ электромонтажниклары), Алсинә Галиевага (яшьләр белән эшләү белгече), Владислав Мордвиновка (Минзәлә педагогика көллияте студенты), Роман Зәйниевка (Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студенты), Айнур Шәйхетдиновка (Минзәлә педагогика көллияте укытучысы) район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International