Бүген Минзәләдә зур вакыйга – балалар поликлиникасы ачылды

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Минзәлә үзәк район хастаханәсендә «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында «сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»программасы буенча төзелгән балалар поликлиникасы бинасын төзү (реконструкцияләү) тәмамланды. Элек балалар консультациясе стационар бинасының беренче катында урнашкан иде. Реконструкциядән соң ул-балалар кабул итергә әзер булган аерым, яңа, ике катлы бина.

Бүген тантаналы шартларда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов һәм "Электроком" ҖЧҖ җитәкчесе Олег Иванов кызыл тасманы кистеләр һәм поликлиниканың эченә уздылар. 

Педиатрия бүлеге мөдире итеп участок табиб-педиатры Гүзәлия Шестакова билгеләнде. 

Ачылу тантанасыннан соң медицина хезмәткәрләренә-ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары, төзүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Аннары район үзәк хастаханәсенең баш табибы Наил Мөбарәкшин кунакларны поликлиниканың эчке төзеклеге һәм җиһазланышы белән танышырга чакырды.

Әлеге медицина учреждениесе УЗИ аппараты, күп каналлы электрокардиограф, дәвалау-диагностика, физиотерапевтика һәм башка заманча дәвалау-диагностика җиһазлары белән җиһазландырылган. 

Поликлиника кечкенә пациентларны яңа елда яңа бинада кабул итә башлаячак. Биредә үк сөт кухнясы урнашкан. 

Сан

Әлеге медучреждениедә 5237 бала һәм яшүсмергә хезмәт күрсәтелә, шуларның 1012се – Минзәлә районы торак пунктларыннан. Балалар поликлиникасы сменага 60 кешегә исәпләнгән. Балаларга барлыгы 5 участок табиб-педиатры һәм 20 шәфкать туташы хезмәт күрсәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International