Муса Җәлил исемендәге паркта тантаналы рәвештә яңа ел чыршысын ачу булды.
Чара күңелле театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Тантаналы чарада район башлыгы Айдар Салахов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов катнашты. Үз чыгышында район башлыгы узып баручы елның мөһим вакыйгаларын билгеләп үтте һәм барысына да нык сәламәтлек теләде. Аннан соң шәһәр һәм районның Яңа ел бизәлешендә катнашкан оешмалар, предприятиеләр, аерым минзәләлеләр бүләкләнде. Чарада шулай ук район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары белән шәһәрне төзекләндерүдә күрсәткән нәтиҗәле һәм намуслы хезмәтләре өчен хезмәткәрләрне бүләкләделәр.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле кыш бабай һәм Кар Кызлары парады булды.
Минзәләлеләр әйлән-бәйлән, биюләрдә катнашты. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, районның иҗат коллективлары дәртле номерлары бу кышкы салкын кичәнең атмосферасын җылытты.
.png)
.png)
.png)
.png)
.png)
.png)
.png)
.png)