Минзәләдә "Юность" боз сарае чыршысы ачылды

2021 елның 24 декабре, җомга

Минзәләдә "Юность" боз сарае чыршысы ачылды.

Чара район мәдәният йорты артистлары чыгышы белән башланып китте. Кыш бабай белән Кар Кызы һәм әкият геройлары Минзәлә халкына һәм кунакларына бәйрәм кәефе бүләк иттеләр: балалар бик теләп шигырьләр сөйләделәр һәм тәм-томнар алдылар. Барлык катнашучылар да бәйрәм атмосферасы алдылар. 
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре һәм иң изге теләкләр белән котлады.  Бәйрәм район мәдәният йорты, “Ялкын"яшьләр үзәге иҗат коллективларының концерт программасы белән дәвам итте.

http:// http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-otkryli-elku-ledovogo-dvortsa-yunost

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International