«Сезнең өчен, мәхәббәт һәм кайгыртучанлык белән»акциясе

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

26 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының төп чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Бывальцева Ольга, «Җиңү волонтерлары» ТРО Минзәлә бүлекчәсе белән берлектә, социаль хезмәт алучыларны җәлеп итеп, «сезнең өчен, мәхәббәт һәм кайгыртучанлык белән» дигән акция уздырганнар. Әлеге акциянең максаты-ялгыз яшәүче хатын-кызларны «Әниләр көне» белән котлау, ветеран хатын-кызларга, тыл хезмәтчәннәренә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү.

Балалар өлкәннәргә кулдан килгәнчә ярдәм итеп кенә калмыйча, якынлашып килүче «Әниләр көне» белән дә котладылар, үз куллары белән ясаган открыткалар тапшырдылар, күңелләре буенча сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International