Минзәләдә Бөек Ватан сугышы ветераны Казакова Пелагея Васильевнаны котладылар

2021 елның 20 ноябре, шимбә

Минзәлә шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны КАЗАКОВА ПЕЛАГЕЯ ВАСИЛЬЕВНА 98 яшьлеген билгеләп үтә.
Пелагея Васильевна 1923 елның 20 ноябрендә Татарстан АССРның Минзәлә районы Мәлкән авылында туа. Аңа 11 яшь тулгач, гаилә Минзәлә шәһәренә күчеп килә. Вахитов исемендәге мәктәпне тәмамлаганнан соң Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Аннан Хуҗәмәт мәктәбенә эшкә җибәрәләр. 1942 елның гыйнварында Мәскәүгә, Чит телләр институтына бара, анда ике ай белем ала. Аннары Алабугага рус теле һәм әдәбияты укытучыларының квалификациясен күтәрү курслары уза. 1942 елның октябреннән 12 декабренә кадәр Мәлкән мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 19 декабрь көнне үз теләге белән фронтка китә. Пелагея Васильевнаның бөтен хәрби хезмәте тимер юл белән өзлексез бәйләнгән. Румыниядә ул күперләрне саклауда катнаша, ә 1945 елда аларның дивизиясен Венгриягә күчерәләр. Анда ул Җиңү көнен каршы алды да. 1945 елның июнендә туган шәһәренә кайта. 1948 елда кияүгә чыга. 62 нче балалар йортында мөдир булып эшләп, педагог һөнәрен алмаштыра.  Минзәлә дәүләт тәэминатында өлкән бухгалтер, Минзәләнең «Кызыл Металлчы» мартелендә хисапчы – кассир, «Главкинопрокат» бүлекчәсендә хисапчы булып эшли.; Минзәлә районы кулланучылар берлегендә карточетчы, ТАССРның Минзәлә районы ронода хисапчы, Минзәлә ДОСААФында хисапчы, с/х профсоюзының Минзәлә райкомында баш хисапчы. 
Пелагея Васильевнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм медальләре бар. 
Ире белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Пелагея Васильевнаның 5 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.

Хөрмәтле Пелагея Васильевна!
Туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем үз өлешен кертте, чыннан да, җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.
Хөрмәт белән, Минзәлә муниципаль районы башлыгы
А. Ф.Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International