Минзәлә районында тыл хезмәтчәнен 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Бикбау авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны ЗАРИПОВА БИБИНУР МОДЫРТДИН кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бибинур Модыртдин кызы 1931 елның 10 ноябрендә Татарстан АССРның Актаныш районы Түбән Урьяды авылында туа. Мәктәптән соң туган колхозында төрле эшче булып эшли. 1957 елдан Минзәлә районы Бикбау авылына күчеп килә. Лаеклы ялга кадәр колхозда төрле эшче булып эшли. 
Бибинур Модыртдин кызының бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.
Ире белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Бибинур Модыртдин кызының 5 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Бибинур Модыртдин кызы!
Туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем үз өлешен кертте, чыннан да, җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.

Хөрмәт белән, Минзәлә муниципаль районы башлыгы А.Ф. Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International