Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
2021 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
төнлә һәм иртән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метр, кыска вакытлы буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана;
- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык хасил була.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек дәверендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.