Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы (10.11.2021 ел)

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы (10.11.2021 ел)

Ежедневный оперативный прогноз возникновения и развития чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 10.11.2021 г.

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 10 ноябрьгә Татарстан Республикасында начар метеорологик күренешләр көтелә.

9 ноябрь 18 сәгатьтән 10 ноябрь 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

 төнлә һәм иртән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метр, кыска вакытлы буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана;

- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык хасил була.

1. Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 10 ноябренә метеорологик хәл фаразы:

Аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы, урыны белән юеш кар һәм кар явачак, урыны белән кыска вакытлы буран. Көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр..0˚. Көндез максималь һава температурасы -4..0˚. Юлларда урыны белән бозлавык хасил була.

Гидрологик хәл

Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсе Югары Ослан торак пункты янында 50,23 м (+7 см), куркыныч критик күрсәткеч 54,24 м, су алу җайланмалары өчен критик түбән билге 45,5 м (навигация өчен 49,0 м).

Түбән Кама сусаклагычында Яр Чаллы шәһәренең су дәрәҗәсе 63,36 м (-4 см), куркыныч критик күрсәткеч 65,9 м, су алу җайланмалары өчен критик түбән билге 61,7 м (навигация өчен 62,0 м).

Түбән Кама ГЭСының түбән бьефында су дәрәҗәсе 50,45 м (-2 см), куркыныч критик күрсәткеч 58 метр.

 Гадәттән тыш хәлләрнең табигый-техноген чыганаклары

Федераль, төбәк һәм җирле әһәмияттәге трассаларда фаразлана торган метеорологик күренешләргә бәйле рәвештә юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле гадәттән тыш хәлләр һәм һәлакәтләр барлыкка килү ихтималы арта.

Ежедневный оперативный прогноз возникновения и развития чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 10.11.2021 г. - Оперативная информация - Главное управление МЧС России по Республике Татарстан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International