Кичә Минзәлә шәһәре гимназиясендә «Мәйдан» журналы һәм «Көмеш кыңгырау»газетасы мөхәррире кунак булды.
Алар гимназия укучылары белән очраштылар, алар белән газета һәм журнал турында сөйләштеләр. Гимназия укучылары газета-журналга язылырга, алар белән хезмәттәшлек итәргә кирәк дигән фикергә килделәр.
«Мәйдан» журналында татар халкының һәм Татарстанның тарихын, традицияләрен чагылдыручы романнар, хикәяләр, повестьлар, шигырьләр, драматик әсәрләр, публицистик язмалар, мәкаләләр басыла. Ә «Көмеш кыңгырау» газетасы балалар һәм яшүсмерләр иҗатын чагылдыра.