Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру буенча акция башлану турында игълан итә

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру һәм аларны республиканың аучылык җир-суларында тукландыру буенча акция башлану турында хәбәр итә.

Чара, аучылык байлыкларын саклау, яңадан торгызу һәм алар өчен уңай шартлар тудыру максатларында үткәрелә.

Акциядә урта, урта махсус һәм югары уку йортларының хезмәткәрләре һәм укучылары катнаша ала.

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International