Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов L-410 самолеты һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

2021 елның 10 октябре, якшәмбе

«Безнең шәһәр халкы һәм шәхсән үз исемемнән L-410 самолеты һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренә, туганнарына һәм якыннарына тирән кайгыларын уртаклашам. Коточкыч фаҗига турындагы хәбәр безнең йөрәкләрдә бик зур кайгы хисләре уятты. Без чын күңелдән хәсрәтләнәбез.

Һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына түземлек, батырлык һәм рухи көч. Зыян күргәннәргә тиз арада сәламәтләнүләрен телим".

11 октябрьдә Татарстанда Минзәлә шәһәрендә авиаһәлакәткә бәйле рәвештә матәм көне игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International