Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре!
Сезне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Авыл хуҗалыгы тармагы безнең дәүләтнең тормыш эшчәнлеге һәм чәчәк атуы нигезе булып тора. Авыл хуҗалыгы җитештерү генә түгел, ул яшәү рәвеше дә.
Бүген мин авылда, кырларда, терлекчелек фермаларында, эшкәртү предприятиеләрендә эшләүчеләргә, аларның һәркайсына авыр хезмәткә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерәм. Безнең аграрчылар үз эшләрен лаеклы алып баралар. Һәрвакыт уңышлы ел, яхшы уңыш һәм тотрыклы үсеш, чәчәк атуын һәм мул тормыш телим. Сәламәтлек һәм һәрвакыт яхшы кәеф, иминлек һәм барлык эшләрдә уңышлар телим.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов