6 октябрьдә Өлкәннәр декадасы кысаларында Минзәлә муниципаль районында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Минзәлә ДПИ» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен спорт-сәламәтләндерү чарасы оештырылды.
Әлеге чараның максаты-спорт рекордлары түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Әлеге чарада өлкән яшьтәге гражданнар һәм социаль хезмәт алучылар катнашты.
Катнашучылар командаларга бүленеп, «саф һавада уеннар», «руль артында әби», «иң йомшак», «музыкаль паровозиклар», «ябык күзләр белән»кебек кызыклы, мавыктыргыч ярышларда катнаштылар.
Бәйрәм күңелле музыка астында флешмоб белән тәмамланды.
