Минзәлә шәһәренең 5 нче номерлы "Зоренька" балалар бакчасында "Сөмбелә чибәре-2021"конкурсы узды. Анда барлыгы 8 бала катнашты.
Катнашучыларны һәм жюри әгъзаларын-район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район мәгариф бүлеге начальнигы Леонид Петраев, район мәгариф бүлеге баш белгече Ләйсән Лобанова, балалар бакчасы мөдире Зилә Фәйзуллина сәламләде:
- Безнең балалар бакчасына 87 бала йөри, аларның 27се татар, 57се рус, 1 мари һәм 2се әзербайҗан. Бездә "Татарча сөйләшәбез" һәм"Туган телдә сөйләшәбез" методик проектлары тормышка ашырыла. Без бүгенге чараны шул рәвешле әзерләдек, анда конкурсантлар гына түгел, барлык балалар да катнашсын өчен
Аның сүзләренә караганда, бу ел "Зоренька" балалар бакчасы өчен бик уңышлы башланды – "Жили-были"мультстудиясе белем бирү проекты белән "Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм итү"грантын оттылар. Грант суммасы 500 мең сум тәшкил итә. Аның буенча биредә Мультстудия булдыру планлаштырыла.
- Без үз алдыбызга, киләчәктә балалар бакчасында тәрбияләнүче һәр бала, милли мәдәният элементларын кулланып, әлеге мультстудиядә анимацион фильм төшерүдә катнаша алсын өчен, максат куябыз, - дип сөйләде проект белән танышканда аның авторы, тәрбияче Венера Закирова
Ә конкурсны балалар бакчасы тәрбиячесе Рәмзилә Исакаева алып барды.
Башта балалар "Сертотмас үрдәк"әкиятен күрсәттеләр. Конкурста Ралинә Шакирова, Сәйдә Фәррахова, Диләрә Шәйхлиева, Ләйсән Селиверстова, Айзилә Гайнетдинова, Миләүшә Сизова, Самира Сафина, Азалия Латыйпова катнашты. Алар" Әйдәгез танышыйк", "сәнгатьтә осталыгым", "табышмакка җавап","кулинар осталык", "кечкенә модельер"бәйгеләрендә көч сынаштылар.
Нәтиҗәдә, “Сөмбелә чибәре " титулын Миләүшә алды –ул район этабында балалар бакчасы данын яклаячак. "Иң яхшы җырчы" дип Айзилә танылды, "Иң тыйнак кыз" - Ләйсән," Иң гүзәл кыз " - Ралина," иң матур кыз " - Диләрә," иң кыю кыз " - Самира," иң оста кулинар " – Азалия, тамашачылар симпатиясе призы Сәйдәгә эләкте. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Конкурста ложкарьлар ансамбле чыгыш ясады, балалар инглиз телендә уйнадылар.