Минзәләдә Бөек Ватан сугышы ветераны Савельев Владимир Васильевичны Туган көне белән котладылар

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Савельев Владимир Васильевич 98 яшьлеген билгеләп үтә.
Владимир Васильевич 1923 елның 4 октябрендә Минзәлә районы Югары Юшады авылында туа.
1939 елдан хезмәт эшчәнлеген туган колхозында тракторда эшләп башлый. Аннан комбайнчы, тракторчы булып эшли. 1942 елда фронтка чакырыла. 1943 елның 31 августында яралана. 1944 елда аны демобилизациялиләр. Туган авылына кайткач, Ворошилов районының Кадрәк авылында МТСта эшли башлый. 1945 елда Рус-Каран МТСына тракторчы булып күчерелә. Ун елдан артык бригадир булып эшләп, 1959 елда җиңел хезмәткә күчә, ток машинисты булып эшли башлый. 1978 елдан Савельев Владимир Васильевич лаеклы ялда. Хатыны Татьяна Николаевна белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Владимир Васильевичның 6 оныгы, 4 оныкчыгы бар.

Хөрмәтле Владимир Васильевич!
Туган көнегез белән ихлас котлауларны һәм иң изге теләкләрне кабул итегез.
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем үз өлешен кертте, чыннан да, җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.
Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль районы башлыгы А. Ф.Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International