Минзәлә муниципаль район Советының чираттагы утырышында расланган көн тәртибе буенча түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга индивидуаль торак төзелеше, дача төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару өчен бушлай бирелә торган җир кишәрлекләре күләмен билгеләү турында.
"Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы муниципаль берәмлекләрендә Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында"карар проекты турында.
Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итү турында
Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Шулай ук район Советы депутатларына таныклыклар һәм значоклар, район Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.