Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Макаров Николай Петрович туган көнен билгеләп үтә.
Николай Петрович 1925 елның 28 сентябрендә Минзәлә шәһәрендә туа.
1943 елның 10 гыйнварында өченче Белорус фронтына пулеметчы буларак мобилизацияләнә. Минск, Латвия, Көнчыгыш Пруссия шәһәрләрен азат итү өчен барган сугышларда катнаша. 1945 елда яраланганнан соң Ерак Көнчыгыш фронтка җибәрелә. 1948 елда демобилизацияләнә. Минзәлә районының төрле оешмаларында агроном, умартачы, бакчачы булып эшли. 1964 елдан пенсиягә кадәр Минзәлә шәһәренең 2 нче мәктәбендә хезмәт укытучысы булып эшли.
Николай Петровичның күп кенә Рәхмәт хатлары бар, "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен", "Японияне җиңгән өчен"медальләре белән бүләкләнгән.
Хөрмәтле Николай Петрович!
Туган көнегез белән ихлас котлауларны һәм иң изге теләкләрне кабул итегез.
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем үз өлешен кертте, чыннан да, җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.
Хөрмәт белән
Минзәлә
муниципаль районы башлыгы
А.Ф. Сәлахов
