Минзәләлеләрне "Урманны саклыйк"акциясендә катнашырга чакыралар

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

Районның урман фонды территориясендә "Урманны саклыйк" акциясе кысаларында Агач утырту оештырылачак.

Акция Коноваловка һәм Тупач авыллары янында узачак. 4 октябрьдә Тупач авылы янында 3200 чыршы һәм Коноваловка янында 2 мең нарат үсентесе утыртылачак. Ике мәйданчыкта да эшләр сәгать 9да башлана. "Бөтен инвентарьны сиңа урында бирәчәкләр. Бары кил һәм катнаш! ",- дип билгеләп үтелә оештыручылар сайтында.

безнең өстәмә

Акция Татарстанда 4-10 октябрьдә узачак. Республика буенча барлыгы 155 мәйданда агач утырту планлаштырыла. Чарада катнашу өчен хакимият органнары, яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре чакырыла. Катнашырга теләүчеләргә "сакланган.рф" сайтына керергә, үзе өчен иң якын мәйданчыкны сайларга һәм әлеге мәйданчыкта эшләр башкару өчен җаваплы Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре белән элемтәгә керергә кирәк.

http:// http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelintsev-priglashayut-prinyat-uchastie-v-aktsii-sokhranim-les

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International