Сорадыгыз — җавап бирәбез: укучыларга бер тапкыр бирелә торган түләү турында

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Сорау:

- Мин алты яшьлек малайның әнисе-туган көне августта иде, әмма ул мәктәпкә китмәде әле. Әйтегез әле, мин 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне аламмы? Алдан, зур рәхмәт!"

Җавап:

- Мәктәп яшендәге балаларга бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акча уку фактына карамастан бирелә. 03.07.2003 елдан 01.09.2015 елга кадәр туган 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге баланың әти-әнисе, опекуны яки попечителе РПФка бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирә ала. Гаризаны 2021 елның 1 ноябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталында яки Пенсия фондының клиент хезмәтендә тапшырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International