Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте хәбәр итә

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

«Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте» ДАҺБУдә күптән көтелгән вакыйга — беренче курс студентларының «беренче адым»концерты булды. Бу концерт студентларга Багышлануның дәвамы булды.
Беренче курс студентларына багышлау-студентларны берләштерүгә беренче адым, чөнки бу бәйрәмдә балалар бер-берсе белән танышырга гына түгел, үз талантларын күрсәтергә дә өлгерәләр.
Беренче курс студентларының барысы да М. Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятенең зур һәм тату гаилә әгъзалары булдылар

Тантананы ачу өчен сәхнәгә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Черезова Лилия Георгиевна чакырылган иде, ул беренче курс студентларын көллияттә тормыш кызыклы һәм эчтәлекле булачак дип ышандырды.
Беренче курс студентлары сәхнәдән үзләре әзерләгән номерларны күрсәттеләр. Чыгарылыш төркемнәре студентлары беренче курс студентларына үгет-нәсихәтләр бирделәр һәм "йола" багышладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International