Тыл хезмәтчәнен юбилее белән котлау

2021 елның 18 июле, якшәмбе

Бүген тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Әсәдуллин Хульдун Нурулла улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Хульдун Нурулла улы Минзәлә районының Бикбау авылында туган һәм үскән.
Сугыш вакытында колхозда көтүче булып эшли. 1945 елда Минзәлә шәһәре авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә агроном һөнәре буенча бер ел укыгач, Хульдун Нурулла улы армиягә китә. 4 ел хезмәт иткән. Хезмәт иткәннән соң Казахстан Республикасына китә, шахтада электровоз машинисты булып эшли. 1955 елда Минзәлә шәһәренә күчеп килә, РСУда балта остасы, Заготзернога склад, АТХ-3 сакчысы булып эшли.
Аның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. Хульдун Нурулла улы тормыш иптәше Гөлзавһәр белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә бабайның 5 оныгы, 9 оныкчыгы бар, алар аның уңышлары белән куандыралар.

Хөрмәтле Хульдун Нуруллович!
Туган көнегез белән ихлас котлауларны һәм иң изге теләкләрне кабул итегез.
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем үз өлешен кертте, чыннан да, җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булачак.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.

Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль районы башлыгы 
А.Ф. Сәлахов 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International