Минзәлә районында балаларга комплекслы тәрбия бирү программасын тормышка ашыру буенча түгәрәк өстәл узды.

2021 елның 26 июне, шимбә

Анда район башлыгы Айдар Салахов, район мәгариф бүлеге начальнигы Леонид Петраев, район хакимияте вәкилләре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, дин әһелләре һ. б. катнашты.


Төп доклад белән чыгыш ясаган район мәгариф бүлеге начальнигы Леонид Петраев районның мәгариф учреждениеләре тарафыннан балаларны тәрбияләүнең төрле юнәлешләре буенча комплекслы эш алып барылуы турында җентекләп сөйләде. Бу-социаль, мәдәни, спорт-сәламәтләндерү, рухи-әхлакый һ.б. ул билгеләп үткәнчә, бу юнәлешләр балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Район башлыгы Айдар Салахов үз чыгышында, уку йортлары җитәкчеләре белән Актаныш, Мөслим, Яр Чаллы мәктәпләрендә булырга һәм балаларга комплекслы тәрбия бирү буенча тәҗрибә уртаклашырга кирәк, дип билгеләп үтте. Агымдагы елның 1 сентябреннән белем бирү учреждениеләренә комплекслы тәрбия бирү программасы буенча эшне башлап җибәрү бурычы куелды.
Комплекслы тәрбия-ул балаларны мәктәп кысаларында укыту гына түгел, ә аларны өч телдә – рус, татар, инглиз телләрендә сөйләшергә өйрәтү, мәдәният һәм сәнгатькә якынайту, йөзү һәм башкалар, Әйтик, 4 нче сыйныфны тәмамлаган бала йөзә белергә тиеш. Бу, әлбәттә инде, "Юбилейный"спорт мәктәбе белән берлектә алып барыла. Балалар бакчаларыннан шахмат укытуны оештыру. Киләчәктә, бәлки, районда шахмат буенча спорт мәктәбе барлыкка килер дигән өмет бар. Экологлар, Урман хуҗалыгы, ЮХИДИ, полиция, дин вәкилләре дә балаларны тәрбияләүдән читтә калмаячак. Мәктәп тәмамлангач, балалар төрле яктан алга киткән, тәрбияле шәхесләр булырга тиеш.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-rayone-sostoyalsya-kruglyy-stol-po-realizatsii-programmy-kompleksnogo-vospitaniya-detey

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International