2021 елның 26 июненнән 1 июленә кадәр Татарстан Республикасында урыны белән югары янгын (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.
Татарстан Республикасы территориясендә тәүллек температура нормадан 9 һәм аннан да артыграк булган аномаль-эссе һава торышы урнашты. Аномаль-эссе һава торышы 27 июньгә кадәр саклана. 23 июньнән 27 июньгә кадәр 31- 36° һава температурасы көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 26 июнендә төнлә һәм көндез урыны белән яшен, урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Казан Буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән боз.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м тизлектә, яшен вакытында кыска вакытлы җил
15-20 м/с.
Минималь һава температурасы төнлә +20..+22˚.
Көндез максималь һава температурасы +32..+34˚.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән яңгыр.
Җил төньяк-көнбатыштан, 5-10, яшен вакытында 15-20 м/с тизлектә, урыны белән 23 м/с тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +19..+22˚.
Көндез максималь һава температурасы +32..+35˚.
Көнбатыш Кама буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән яңгыр.
Җил төньяк-көнбатыштан, 5-10, яшен вакытында 15-20 м/с тизлектә, урыны белән 23 м/с тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +18..+21˚.
Көндез максималь һава температурасы +32..+36˚.
Көнчыгыш Кама аръягы буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Җил төньяк-көнбатыштан, 5-10, яшен вакытында 15-20 м/с тизлектә, урыны белән 23 м/с тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +17..+20˚.
Һаваның максималь температурасы көндез + 31..+35˚.