Минзәлә сукырлар җәмгыяте әгъзалары Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

2021 елның 25 июне, җомга

Июнь аенда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар төбәк оешмасының XXI хисап-сайлау конференциясе булып узды.

Конференция эшендә чакырылган кунаклар сыйфатында Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте президенты Александр Неумывакин һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин катнашты. Делегатлар сыйфатында Минзәлә сукырлар җәмгыяте әгъзалары да бар иде. Җәмгыять тормышында актив эшчәнлеге өчен Мактау грамотасы җәмгыять рәисе Фидалия Шәймәрдановага һәм җирле оешманың башка актив әгъзаларына тапшырылды.

http://abc.filial.tatmedia.com/www/delivery/ck.php?oaparams=2__bannerid=403__zoneid=166__cb=d9bc5c4b65__oadest=http%3A%2F%2Ftaplink.cc%2Fkitap_fm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International