ПФРның мондый чорлары турындагы мәгълүматларны бары тик эш белән тәэмин итүчеләр бирә торган шәхси исәпкә алу мәгълүматлары нигезендә генә алырга мөмкин.
Хәзерге вакытта Россия Пенсия фондының территориаль идарәләре хәрби хезмәт узу чорлары өлешендә иминләштерелгән затларның (яки) шәхси счетларын төгәлләштерү (тулыландыру) буенча эш алып бара. Гражданнарның хәрби хезмәт үтү турындагы мәгълүматларны инвентаризацияләүдә эш бирүчеләр генә түгел, ә хәрби комиссариатлар һәм шәхсән иминиятләнгән затлар да катнаша. Гражданнарга Россия Пенсия фонды сайтында (www.pfr.gov.ru) , шәхси кабинетта тикшерергә кирәк яки дәүләт хезмәтләре порталында мондый чорларның шәхси исәптә чагылуын контрольдә тотарга. Әгәр хәрби хезмәт узу чоры кертелмәгән булса, яки мәгълүматлар дөреслеккә туры килми икән, гражданга бу хакта эш бирүчегә хәбәр итәргә яки шәхси счетка төзәтмәләр кертү өчен Пенсион фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк.