25 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы.

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

2021 елның 18 июненнән 25 июненә кадәр Татарстан Республикасында урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 сыйныф), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә тәүлек температура нормадан 9 һәм аннан да артыграк булган аномаль-эссе һава торышы урнашты. Аномаль-эссе һава торышы 27 июньгә кадәр саклана. 23 июньнән 27 июньгә кадәр 31 -36°һава температурасы көтелә.

2021 елның 25 июнендә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Казан Буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

24 июнь кичендә, 25 июньдә көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән боз явуы ихтимал.

Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба күчүче. Җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +20..+22˚.

Көндез максималь һава температурасы + 33..+35˚.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

24 июнь кичендә, 25 июньдә көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән боз.

Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба 5-10 м/с тизлектә, яшен вакытында 15-20 м/с тизлектә, урыны белән секундына 23 метрга кадәр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +19..+22˚.

Көндез максималь һава температурасы + 33..+36˚.

Көнбатыш Кама буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

24 июнь кичендә, 25 июньдә көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән боз.

Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба 5-10 м/с тизлектә, яшен вакытында 15-20 м/с тизлектә, урыны белән секундына 23 метрга кадәр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +18..+21˚.

Көндез максималь һава температурасы + 33..+36˚.

Көнчыгыш Кама буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

24 июнь кичендә, 25 июньдә көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән боз.

Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба 5-10 м/с тизлектә, яшен вакытында 15-20 м/с тизлектә, урыны белән секундына 23 метрга кадәр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +17..+20˚.

Һаваның максималь температурасы көндез + 31..+34˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International