24 июнь көнне Минзәлә туган якны өйрәнү музеенда «Туган як флорасы һәм фаунасы»дип исемләнгән экскурсия узды. Наталья Кудряшова һәм Алена Филаретова гаиләсе белән эшләү белгечләре әлеге очрашуны оештырырга булыштылар, ә туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре безнең район территориясендә үсә һәм яши торган үсемлекләр һәм хайваннар турында сөйләде. Максаты булып тере табигать вәкилләренә дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, аңа сакчыл караш формалаштыру торды. Чара ахырында үзенә ошаган экспонат белән фотосессия оештырылды.