Бөтенроссия Яшьләр көне чаралары кысаларында, Татарстанда гамәлдә булган яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме чаралары һәм программалары турында яшьләргә хәбәр итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, министрлык тарафыннан 2021 елның 28 июнендә икенче туры эфир үткәрелә.
Турыдан-туры эфир программасында (zoom, YouTube мәйданчыкларында) Татарстанда төрле тармак министрлыкларының һәм ведомстволарының үз торакларын сатып алуда, шул исәптән авыл территорияләрен үстерү программасы буенча яшьләргә дәүләт ярдәме күрсәтүгә, яшь табибларга һәм укытучыларга, яшьләр белән эшләү белгечләренә ярдәм итүгә, шулай ук торак шартларын яхшырту өчен учетка кую процедурасын гадиләштерүгә юнәлтелгән программалары аңлаешлы һәм җентекле рәвештә тәкъдим ителәчәк.
Сылтама өчен мөстәкыйль тоташтыру:
https://www.youtube.com/c/МинистерствоподеламмолодежиРТ/featured
.jpg)