"Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә "Хәтер шәме"акциясенә кушылдылар.

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

22 июнь көнне Минзәлә районының «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен «Башта сугыш булды... Җиңү соңыннан килде...»дигән чара үткәрелде.

Балаларга совет солдатларының батырлыгы турында сөйләделәр. Балалар шигырьләр укыдылар һәм сугыш елларының «Изге сугыш», «Катюша»җырларын башкардылар. Сугыш чоры балалары турында презентация карадылар.

Чара ахырында катнашучылар обелиск янында шәмнәр кабыздылар һәм Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International