2021 елның 18 июненнән 25 июненә кадәр Татарстан Республикасында урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 сыйныф), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә тәүлек температура нормадан 9 һәм аннан да артыграк булган аномаль-эссе һава торышы урнашты. Аномаль-эссе һава торышы 27 июньгә кадәр саклана. 23 июньнән 27 июньгә кадәр 31- 36°һава температурасы көтелә.
2021 елның 24 июнендә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә кыска вакытлы җил,тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән секундына 23 метрга кадәр җитергә мөмкин.
Көнчыгыш Кама буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым - төшемсез. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән яңгыр.Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчә, көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы көчәйгәндә 13 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 м/с кадәр, урыны белән секундына 23 метрга кадәр тизлектә. Һаваның максималь температурасы төнлә +21˚. көндез +30..+34˚.