Минзәлә театры артистлары барысыннан да көчлерәк.

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Быел XIII Республика театр Сабантуе Апас районында узды. Сабантуй тарихында беренче тапкыр Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры артисты Нәфис Гайфуллин абсолют батыр булды.

 "LADA Vesta" автомобиле һәм тәкә иясе Нәфис Гайфуллин 80 килограммнан артык авырлык категориясендә I урынны алды һәм суыткыч алды. Бу хакта безгә Минзәлә театры җитәкчесе Илнур Гайниев хәбәр итте.
II урынны Минзәлә театры артисты Илназ Хисмәтуллин тузан суырткычы белән бүләкләнде, III урынны артист Илдар Халиков алды, электромясорбка белән бүләкләнде. 80 килограммнан артык авырлык категориясендә татар көрәше буенча иң дәрәҗәле урыннарны минзәләлеләр бүлеште.
Унике ел эчендә бер генә тапкыр да оттырмаган хатын-кызлар командасы унөченче тапкыр җиңү яулады! Рая Егорова, Эльвира Хәйретдинова, Айгөл Фаррахова, Алинә Әскәрова, Фәнзилә Хәбирова – сез җиңелмәс команда, кызлар!
Аркан тартышуда I урынны ирләр командасы да яулады: Илнур Гайниев, Ринат Бәдретдинов, Дамир Нуриев, Рөстәм Нуриәхмәтов, Сергей Алышев.
Таяк тартышуда хатын-кызлар арасында Айгөл Фаррахова I урынны яулады.
Хатын-кызлар арасында кул көрәше буенча Айгөл Фаррахова-I урын.
Алинә Әскәрова-III урын.
Эстафетада хатын – кызлар командасы: Зөлфирә Гәрәева, Диләрә Кәримуллина, Раушания Галиуллина, Алинә Әскәрова-II урын.
Бию марафонында Зөлфирә Гәрәева һәм Артем Емельянов-III урын.
Раушания Галиуллина-көянтә белән тулы чиләкләр белән йөгерүдә III урын.
Йомырка салынган кашык белән йөгерүдә Рания Җиһаншина-III урын.
Капчык киеп йөгерүдә Диләрә Кәримуллина-III урын.
Чүлмәк ватуда Динара Акматова-III урын!

http:// http://menzela.ru/news/tema-dnya/artisty-menzelinskogo-teatra-silnee-vsekh

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International