Яшьләр көне чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының ютуб каналында 28 июньдә 17.45 сәгатьтә #ЯшләргәТоракТР #ЖильёМолодымРТ турыдан-туры трансляцияләнәчәк.

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Яшьләр көне чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының ютуб каналында 28 июньдә 17.45 сәгатьтә  #ЯшләргәТоракТР#ЖильёМолодым РТ тапшыруы турыдан-туры трансляцияләнәчәк.

Министрлык вәкилләре, экспертлар үз торакларын сатып алганда яшьләргә дәүләт ташламаларыннан ничек файдаланырга мөмкин булуы турында сөйлиячәкләр.

«Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү», «авыл территорияләрен үстерү»федераль программалары буенча торак бәясенең 30 процентыннан 80 процентына кадәр субсидияне ничек алырга?

Яшь белгечләргә фатир сатып алганда, яки үз йортын сатып алганда нинди ташламалар бар.

Ташламалы ипотекага ярдәмендә дәүләт программаларын яшьләргә ничек кулланырга.

Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә һәм яшьләргә дәүләт ярдәме күрсәтү программалары буенча нинди документлар җыярга һәм ничек дөрес һәм тиз арада субсидия алырга мөмкин.

Туры эфир барышында катнашучылар барлык сораулар буенча экспертларның җавапларын, шулай ук торак сатып алганда субсидия һәм ташламалар алуда дәүләт ярдәменнән тиз һәм проблемасыз файдаланып калырга ярдәм итәчәк мәгълүматны ала алачаклар.

Яшьләрнең туры эфирында безнең шәһәр 28 июнь көнне 17.45 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча урнашкан мәйданчыкта катнашырга мөмкин:Минзәлә шәһәре, Ленин урамы, 80 йорт яки үз гаджетыннан яшьләр эшләре буенча Министрлыкның ютуб каналына 28 июнь көнне 17.45 сәгатьтә кушыла ала: (www.youtube.com/МинистерствоПоДеламМолодежиРТ).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International