Россия Пенсия фонды консультациясе: студент-балалар өчен пенсиягә өстәмә түләү каралган

2021 елның 20 июне, якшәмбе

Пенсионер-мәктәп укучылары һәм студентларның ата-аналары пенсиягә беркетелгән түләүне арттырырга хокуклы. Бу тема буенча тулырак аңлатма - Минзәлә районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Алсу Ганиевадан:

- Балигъ булмаган балалар яки уку йортларының көндезге бүлекләре студентлары булган ата-аналар иминият пенсиясенә өстәмә түләү алу хокукына ия.

Беркетелгән түләүнең артуы, уку һәм иждивениегә карамастан, балаларның, уку йортында укуларын көндезге бүлектә дәвам итүче балаларның әти – әниләренә-уку чорында, әмма 23 яшь тулганчы билгеләнә.

18 яшькә кадәр балигъ булмаган баланы пенсионер әти-әни тәрбиясендә тоту күздә тотыла һәм раслауны таләп итми. Әгәр балага 18 яшь тулса, пенсияне яңадан исәпләү турындагы гариза белән бер үк вакытта пенсиягә күчерү өчен, пенсионер ата-аналар балаларны укытуны раслаучы документлар һәм балаларның иждивениедә булуын раслаучы документлар тапшырырга тиеш. Шул ук вакытта, әгәр бала-студент эшли, ягъни мөстәкыйль рәсми кереме булса, ул пенсионер әти-әнисенең тәрбиясендә тормый.

Картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсияләре артырга тиеш. 2021 елда гаиләнең эшкә яраксыз һәр әгъзасы өчен өстәмә 2014,82 сум тәшкил итә. Пенсияне арттыру өчен гаиләнең эшкә яраксыз өч әгъзасы исәпкә алына, шул ук вакытта бер үк бала өчен пенсия ике ата-анага да пенсионерга да артырга мөмкин.

Академик отпускта булган ата - аналар да студентларнып пенсиялеренеп артык беркетелген күләмен алу хокукына ия. Ә менә студентны уку йортыннан чыгарып җибәргәндә яки читтән торып, кичке, дистанцион уку формасына күчергәндә, йә хәрби хезмәткә чакырганда, аның ата-аналарына иминият пенсиясенең артык беркетелгән күләмен түләү туктатыла.

Алга таба пенсиядән тотып калыначак артык түләүләрне булдырмас өчен, алда аталган шартлар турында Россия Пенсия фондына кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк.

Арттырылган фиксацияләнгән түләүне билгеләү өчен, алдан язылу буенча Пенсия фонды клиент хезмәтенә гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International