Район башлыгы Айдар Салаховның медицина хезмәткәре көне белән котлавы!

2021 елның 19 июне, шимбә

Хөрмәтле Минзәлә районы сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез-Медицина хезмәткәре көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Сез сайлаган һөнәр игелекле, кешеләргә хезмәт итүгә багышланган. Ул тирән белем генә түгел, ә чиксез түземлек, ныклык, сизгерлек һәм күңел юмартлыгы таләп итә. Ял һәм бәйрәм көннәреннән башка сез яңа туган сабыйларга дөньяга килергә булышасыз, операция өстәле артында торасыз, авыручыларны коткарасыз, кешеләргә үз сәламәтлекләрен сакларга һәм тормышларын озайтырга булышасыз.

Быел сез бәйрәмне катлаулы шартларда билгеләп үтәсез. Пандемия вакытында сезнең һөнәри осталыгыгыз, ышанычыгыз, аңа мохтаҗ кешеләргә ярдәмгә килергә әзерлегегез аеруча ачык күренә.

Сезгә ныклы сәламәтлек һәм рухи тынычлык, шатлык һәм зур бәхет телим!

Минзәлә муниципаль районы башлыгы
А. Ф. Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International