Ел саен июньнең өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Үзенең авыр көндәлек хезмәте белән медицина хезмәткәрләре кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклыйлар. Алардан чиксез сабырлык, ныклык, сизгерлек таләп ителә. Рухият, кешелеклелек, шәфкатьлелек һәм фидакарьлек-бу бәясез сыйфатлар чын медикларга хас.
Бүген район мәдәният йортында район медицина хезмәткәрләре, ветераннар өчен бәйрәм чарасы булды. Бәйрәм тантанасын уздыру өчен Алабугадан «Алабуга»иҗат коллективы чакырылган иде. Алар районның медицина хезмәткәрләренә матур концерт күрсәттеләр.
Тантаналы чарада Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов, Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Наил Әсәдуллин медицина хезмәткәрләрен, ветераннарны котладылар.
– Сезнең хезмәтегез бик җаваплы һәм зур хөрмәткә ия. Сез дөньяда иң кадерле кыйммәтләр – кешеләр сәламәтлеге, кешеләр тормышы өчен җавап бирәсез. Һәрберебезнең язмышы сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә бәйле. Бу бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга, бу өлкәдә ветераннарга нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телим. Сәламәт тормыш шатлыгы бүләк иткән пациентларның елмаюлары һәм рәхмәтләре сезнең өчен иң зур бүләк булсын! - диде район башлыгы Айдар Салахов.
Тантаналы чарада бер төркем медицина хезмәткәрләре ТР сәламәтлек саклау министрлыгының, район башлыгының, район башкарма комитеты һәм үзәк район хастаханәсенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Безнең өстәмә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Медицина хезмәткәре көнен бәйрәм итү уңаеннан муниципаль берәмлекләрнең сәламәтлек саклау учреждениеләренә 200 гә якын машина тапшырды.
Безнең район үзәк хастаханәсенә дә 3 автомобиль алып килделәр.
Узган ел беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча республикага федераль бюджет хисабына 88 автомобиль сатып алынган. Шул ук программа буенча 2021-2025 елларга авыл җирлекләрендә, бистәләрдә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан медицина оешмаларын, үзәк район хастаханәләрен санитар автотранспорт белән тәэмин итү планлаштырыла.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/meditsinskie-rabotniki-menzelinskogo-rayona-otmetili-svoy-professionalnyy-prazdnik