Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять "Хайер Индастри Рус" һәм Татарстан Республикасы Минзәлә районы администрациясе арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү кысаларында, шулай ук Яр Чаллы шәһәренең "Хайер Индастри Рус" Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ихтыяҗына бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы хәлне исәпкә алып, ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек тәкъдим итә.
Шул уңайдан, 18 июнь көнне халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Эш бирүче көне» узды. Чарада Яр Чаллы шәһәренең "Хайер Индастри Рус" Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять ягыннан контактлы затлар катнашты. Белгечләр эшсез гражданнар белән эш тәкъдимнәре белән әңгәмәләр үткәрделәр, үзара файдалы хезмәттәшлек турында мәгълүмат җиткерделәр. Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Минзәлә шәһәре, Ленин урамы, 80 нче йорт адресы буенча ачык вакансияләр тәкъдим ителгән буклетлар бар.