Минзәлә муниципаль районының конкурс комиссиясе муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
- Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Советының юридик бүлеге башлыгы.
Квалификация таләпләре: бер елдан да ким булмаган муниципаль хезмәт стажы яки белгечлек, юнәлеш буенча ике елдан да ким булмаган эш стажы.
Конкурста катнашу өчен документлар белдерү басылып чыккан көненнән 20 көн эчендә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Минзәлә шәһәре, Ленин урамы, 80, кадрлар бүлеге, Белешмәләр өчен телефон 3-27-80.
Конкурсны үткәрү шартлары, аны үткәрү датасы, вакыты һәм урыны турында мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин.