Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллы бер мандатлы округы шәһәрләре һәм районнарында 7 чакырылыш Дәүләт Думасында эш турында хисап тотты.
«Бу еллар дәвамында без округ халкы белән тыгыз аралаштып эшләсәк тә, башкарылган эш турында хисап – эшчәнлекнең мөһим өлеше, дип саныйм. Кешеләр миңа мандат бирделәр һәм алар өчен һәм гомумән республика өчен бик мөһим булган бурычлар куйдылар. Биш ел эчендә без Татарстан командасы белән бергә мөһим сорауларга җавап бирә алдык. Эш урыннарын саклау, икътисадны үстерү һәм социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру аша татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрү безнең эшебезнең төп приоритеты булды һәм шулай булып кала да", - диде Когогина.
Очрашуда хакимият вәкилләре, муниципаль берәмлекләр депутатлары, кече һәм урта бизнес вәкилләре, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм яшьләр сәясәте хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре катнашты.
Чаралар барышында округта яшәүчеләр инфраструктура үсеше, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм чараларын киңәйтү, кече техник персоналның хезмәт хакын арттыру, үсеп килүче буынны тәрбияләү проблемалары һәм үз территорияләрен үстерүнең башка мөһим мәсьәләләре турында сөйләштеләр.