Александр Шадрин хатыны белән безнең шәһәрдә өч көн булдылар. Тарихи урыннарда булырга, истәлекле җирләрне карарга һәм шәһәр белән танышырга өлгерделәр. Минзәлә районы Хәрби комиссариаты хезмәткәрләре белән очрашуда Александр Валерьевич шефлыкка алынган «Бора» һава мендәрендәге ракеталы корабль турында сөйләде һәм Татарстанга сәфәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашты:
– Без сезнең шәһәрегезнең күп кенә урыннарында булдык. Безгә ул бик ошады. Севастопольгә кайткач, әле монда килмәгәннәргә фоторәсемнәребезне күрсәтәчәкбез. Корабльгә килгәндә, ул 2015 елдан бирле ремонтта булган. Ремонт ахырына якынлаша, һәм тиздән корабль бурычларын үти башлаячак. Курс бурычларын тапшырачак,экипажны тулыландырачак. Армиягә чакырылучыларны, Минзәлә егетләрен дә көтәбез, өстәвенә, бу корабта контрактчылар гына түгел, ә вакытлы хезмәт итүчеләр дә хезмәт итә, – диде ул.
Район хәрби комиссары Сергей Владимиров Александр Шадринга яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә уртак эш алып барганы өчен рәхмәт белдерде һәм район хакимияте һәм эшмәкәрләре исеменнән корабльгә оргтехника тапшырды.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/kapitan-aleksandr-shadrin-nam-ochen-ponravilsya-menzelinsk