Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
23 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү. 2021 елның 16 -17 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- төнлә яшен, кыска вакытлы җил, урыны белән көчәйгәндә 15-20 м / с; көндез төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ баш идарәсе киңәш итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында сез урамда калсагыз, яшеренергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качырга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары егылырга мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән очаклар зур куркыныч тудыра ала.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.
6. Ватык пыяла кисәкләре, түбәгә беркетелгән элементлар шулай ук куркыныч тудырырга мөмкин.Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йорттагы барлык тәрәзәләрне тыгыз ябарга кирәк
8. Торакта, эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Әгәр дә сез яшен вакытында велосипедта яки мотоциклда хәрәкәт итсәгез, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшенне кичерсәгез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми.Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм һава торышының яхшыруын көтәргә кирәк.
Әгәр яшен вакытында сез ачык урында калсагыз, комлы яки ташлы грунт җиренә басырга кирәк. Сезнең янәшәгездә елга, күл яки буаның булмавы мөһим, чөнки суга яшен сугу очрагында, ул 100 метр радиуста тарала.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 288-46-96.