Финанс мөмкинлеген арттыру, һәр граждан үзенең яшәү урынына, керем дәрәҗәсенә, сәламәтлек чикләүләренә карамастан, аңа кирәкле финанс хезмәтләрен ала алырлык шартлар тудыру, Татарстан Республикасы финанс базары үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
Россия Федерациясе Үзәк банкының Волго-Вятка баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге-Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге тарафыннан, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә, безнең республикада финанс мөмкинлекләренә бәйле вәзгыятьне төгәл диагностикалау, проблемаларны ачыклау һәм аларны хәл итү буенча чаралар эшләү максатларында, 2021 елның 7-20 июнь көннәрендә «Татарстан Республикасы халкына финанс хезмәтләре күрсәтүнең һәркем өчен мөмкинлеге һәм сыйфаты»сораштыру үткәрелә.
Сораштырулар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтының «Халык һәм бизнес вәкилләренең сораштырулары» бүлегендә урнаштырылган .https://mert.tatarstan.ru/dostupnost-i-kachestvo-okazaniya-finansovih-uslug.htm