"Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә Сабантуй бәйрәмен билгеләп үттеләр

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Минзәлә районының "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә халкыбызның бай мәдәниятен чагылдыручы татар милли бәйрәмен билгеләп үтү күркәм гадәткә әверелде. Балалар "Көянтә асып йөгерү", " Кашыкта йомырка салып йөгерү", "Аркан тарту"," Ат чабышлары"уеннарында үзләренең җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Балалар өчен иң авыры- булды, тик алар бу сынауны да башкарып чыктылар.

Беренче карашка кыенлыклар тудырган " Чүлмәк вату "  уенын да, тәрбияләнүчеләребез бергәләшеп башкарып чыга алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International