500 дән артык минзәләле электрон хезмәт кенәгәләрен сайлады

2021 елның 12 июне, шимбә

2020 елда Россиядә электрон хезмәт кенәгәләре кертелү белән, 4684 эшләүче минзәләле хезмәт кенәгәләрен алып бару ысулын сайлады.

Шул ук вакытта 533 кеше электрон кенәгә сайлаган, дип хәбәр итә Минзәлә районында Клиентлар хезмәте. 2020 ел дәвамында эшләүче гражданнар кәгазь хезмәт кенәгәсе сайлый һәм электрон рәвешкә күчә алдылар. 

Әгәр кеше гариза язмаган икән, анда кәгазь кенәгә кала. Электрон формат сайлаучылар кәгазь форматка кире кайта алмый.

2021 елда беренче тапкыр эшкә урнашучылар өчен хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматләр бары тик электрон рәвештә генә алып барыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International