Минзәләдә тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

2021 елның 12 июне, шимбә

Мияш авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Гыйләҗетбинов Касыйм Гайсә улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Касыйм Гайсә улы татар АССР Минзәлә районы Мияш авылында туган. Ун яшеннән колхозда өлкәннәр белән бергә эшләгән. Сугыштан соң техник училище тәмамлаган. Аннары алты ел буе хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән. Туган авылына кайткач, колхозга эшкә урнаша, лаеклы ялга чыкканчы намуслы хезмәт куя. Касыйм Гайсә улының күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре бар, "1941-1945 елларда БВСнда фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше белән өч бала үстергәннәр. Юбилярның алты оныгы, тугыз оныкчыгы бар.

Хөрмәтле Касыйм Гайсә улы!
    Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек. озын гомер. күтәренке кәеф. якыннарыгыз ихтирамын теоп яшәвегезне телим.
 

Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль район башлыгы
А.Ф. Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International