Район башлыгы Айдар Сәлаховның Россия көне белән котлавы

2021 елның 12 июне, шимбә

Хөрмәтле минзәләлеләр һәм район кунаклары!
12 июньдә без төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе-Россия көнен билгеләп үтәбез. Ул үзенә милли бердәмлекне, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылыкны туплый. Безнең ил авыр һәм батыр үсеш юлы узды. Бүген без ирекле, көчле, чын мәгънәсендә бөек илдә яшибез. Сезгә барыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, барлык игелекле башлангычларыгызда уңышлар телим! Әлеге бәйрәм иртәгәсе көнгә ышаныч өстәсен, балаларыбыз һәм оныкларыбызның имин киләчәге билгесе булсын, уртак максатларыбызны ашыруга көч бирсен.

Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
А. Ф.Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International