Социаль хезмәтләр җыелмасы: 1 октябрьгә кадәр сайларга кирәк

2021 елның 11 июне, җомга

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) искәртә, айлык акчалата түләү алучы гражданнар социаль хезмәтләр җыелмасын натуралата яки акчалата эквивалентта (тулысынча яки өлешчә) ала алалар.

Тулы акчалата эквивалент бәясе 1 211,66 сум тәшкил итә:

· дару препаратлары, медицина эшләнмәләре, шулай ук инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсус продуктлары  (акчалата эквивалент – 933,25 сум),

· төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануга юллама бирү  (акчалата эквивалент – 144,37 сум),

· шәһәр яны тимер юл тнаспортында дәвалану урынына бару-кайту  (акчалата эквивалент – 134,04 сум).

Белешмә өчен: Минзәлә районында 2600 дән артык кеше федераль ташламаларга ия һәм социаль хезмәтләргә хокукы бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International